Текст строки заголовка

Тест №1. Фән буларак биология. Биология методлары.

  1. Нәселдәнлек һәм организмнарның үзгәрүчәнлеген өйрәнә торган фән ничек атала?

    анатомия
    генетика
    цитология
    физиология

  2. Ашказаны сыеклыгы бүленеп чыгуның рефлектор табигатен ачыклау өчен И.П.Павлов нинди методтан файдалана?

    күзәтү
    тасвирлау
    эксперимент
    модельләштерү

  3. Органик дөньяның тарихи үсеш закончалыкларын өйрәнә торган фән ничек атала?

    экология
    анатомия
    эволюция тәгълиматы
    генетика

  4. 1 нче рәсемдә XIX гасыр уртасының данлыклы инглиз биологы һәм табигать фәннәре белгече сурәтләнгән. Ул нинди ачышы белән дөньяга таныла?

    эволюция теориясе
    күзәнәк теориясе
    рефлектор теориясе
    иммунитет теориясе

  5. Кеше һәм хайваннар физиологиясе өлкәсендә төп ачышлар белән бәйле экспериментлар ясалган хайваннар парын сайлагыз.

    ат һәм сыер
    бал корты һәм күбәләк
    эт һәм бака
    кәлтә һәм күгәрчен

  6. 2 нче рәсемдә ДНКның шарсыман үзәкле фрагменты сурәтләнгән. Нинди метод галимнәргә молекуланың өч үлчәнешле сурәтен булдырырга ярдәм итә?

    классификация
    эксперимент
    күзәтү
    модельләштерү

  7. Санап үтелгән галимнәрнең кайсысы эволюция тәгълиматына нигез сала?

    И.И. Мечников
    Л. Пастер
    Ч. Дарвин
    И.П. Павлов

  8. Кайсы фән фотосинтез процессын өйрәнә?

    генетика
    экология
    физиология
    систематика

  9. 3 нче рәсемдә рефлектор теориягә нигез салучыларның берсе сурәтләнгән. Дөрес җавапны сайлагыз.

    М. Шлейден
    Ч. Дарвин
    Г. Мендель
    И. Павлов

  10. Яфракта крахмал барлыкка килү өчен углекислый газ кирәклеген нәрсә ярдәмендә ачыклап була?

    фотосинтез буенча эксперимент
    үсемлекнең үсешен күзәтү
    төрле табигый зоналардагы үсемлекләрне чагыштыру
    үсемлек органнарын үлчәү

    


Рәсем №1

Рәсем №2

Рәсем №3