Текст строки заголовка

Тест №1. Хокук.

  1. Эшмәкәр укыган мәктәбенә микроавтобус бүләк итәргә булды. Бу мисал, барыннан да элек, милек хуҗасының аңа караган мөлкәткә карата нинди мөнәсәбәтен күрсәтә?

    куллану
    ия булу
    идарә итү
    файдалану

  2. Дәүләт көче белән саклана торган пунктны сайлагыз.

    гадәтләр нормасы
    әхлак нормалары
    хокук нормалары
    дини нормалар

  3. Россия Федерациясе Президенты

    законнар әзерли һәм кабул итә
    федераль милек белән идарә итүне тормышка ашыра
    федераль бюджетны әзерли
    РФнең тышкы һәм эчке сәясәтенең төп юнәлешләрен билгели

  4. РФ гражданнарының вазыйфаларының берсе - ...

    дәүләт эшләре белән идарә итүдә катнашу
    мәдәни тормышта катнашу
    закон тарафыннан билгеләнгән салымнар һәм җыюлар түләү
    мал-мөлкәткә ия булу

  5. Хокук нормаларын әхлак нормаларыннан нәрсә аерып тора?

    үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен урнаштыру
    дәүләт тарафыннан үтәргә мәҗбүр итү
    кешеләрнең җәмгыятьтә ирекләрен чикләү
    социаль тормышны җайга салу

  6. Үзеңнең намусыңны һәм яхшы атыңны яклауга хокук кайсы төр хокуклар төркеменә карый?

    шәхси (гражданлык)
    сәяси
    социаль
    мәдәни

  7. Ундүрт яшьлек егет җәйге каникуллар вакытында эшләп алырга уйлаган. Егет, закон нигезендә, нинди вакансиягә урнашырга хокуклы?

    курьер
    төнге сменадагы сатучы
    супермаркетта төяүче
    тәмәке киоскында сатучы

  8. Түбәндәгеләрнең кайсысы башкарма хакимият органнары эшчәнлегенә карый?

    дәүләт бюджетын әзерләү
    Президент сайлаулары көнен билгеләү
    субъектлар арасындагы чикләрнең үзгәрүен раслау
    законнарны әзерләү һәм кабул итү

  9. Санап кителгәннәрнең кайсысы җинаять булып санала?

    саксызлык нигезендә сәламәтлеккә авыр зыян салу
    табиб билгеләвеннән башка дару куллану
    гәҗиттә парламент эшчәнлеген тәнкыйть иткән материал бастырып чыгару
    коммуналь хезмәтләргә түләүне кичектерү

  10. Товарның җитештерүчесе (сатучысы) аның составын күрсәтергә һәм товарны кулланудан мөмкин булган хәтәр факторлар турында кисәтергә тиеш. Әлеге очракта кулланучының нинди хокукы яклана?

    товар турында тулы мәгълүмат алу
    зыянны каплау
    сатып алынган товардан баш тарту
    кулланучылар белеме