Текст строки заголовка

Тест №1. Җылылык күренешләре

  1. Әйләнә-тирә белән җылылык алмашы булмаган хәлдә газның күләме арта. Бу вакытта

    газның температурасы кими, ә эчке энергиясе үзгәрми
    газның температурасы үзгәрми, ә эчке энергиясе арта
    газның температурасы һәм эчке энергиясе кими
    газның температурасы һәм эчке энергиясе арта

  2. Җылылык күчүнең кайсы төре (төрләре) матдә күчерелү юлы белән бара (баралар)?

    бары тик җылы үткәрүчәнлек
    бары тик конвекция
    конвекция һәм җылы үткәрүчәнлек
    нурланыш һәм җылы үткәрүчәнлек

  3. 0°С температуралы бозны җылы бүлмәгә алып кергәннәр. Боз эри башлаган, бу вакытта аның температурасы

    үзгәрми, чөнки боз алган бөтен энергия кристаллик рәшәткәне җимерүгә китә
    үзгәрми, чөнки эрегән вакытта боз әйләнә-тирәдән җылылык ала, ә аннары кире бирә
    күтәрелә, чөнки боз әйләнә-тирәдән җылылык ала, димәк аның эчке энергиясе үсә һәм бозның температурасы арта
    кими, чөнки эрегән вакытта боз әйләнә-тирәгә берникадәр микъдарда җылылык бирә

  4. Массасы 2 кг булган металл шәмдәлне 630°С ка кадәр җылыттылар. Ул 30°С ка кадәр суынганда, 504 кДж җылылык аерылып чыккан. Шәмдәл ясалган матдәнең чагыштырма җылысыешлыгы күпме?

    280 Дж/кг⋅°С
    360 Дж/кг⋅°С
    420 Дж/кг⋅°С
    840 Дж/кг⋅°С

  5. 1 нче рәсемдә каты җисемнең температурасының ул биргән җылылык микъдарына бәйлелек графигы күрсәтелгән. Җисемнең массасы 4 кг. Бу җисем матдәсенең чагыштырма җылысыешлыгы күпме?

    500 Дж/кг⋅°С
    250 Дж/кг⋅°С
    125 Дж/кг⋅°С
    100 Дж/кг⋅°С

  6. Җылыткан вакытта боз шундый ук температуралы суга әйләнә. Бу вакытта

    молекулалар хәрәкәте тизлегенең уртача модуле кими
    молекулалар хәрәкәте тизлегенең уртача модуле арта
    молекулалар арасындагы уртача ераклык кими
    молекулалар арасындагы уртача ераклык арта

  7. Кристаллик матдә эрегән вакытта

    молекулалар хәрәкәтенең кинетик энергиясе кими
    молекулалар хәрәкәтенең кинетик энергиясе арта
    матдәнең эчке энергиясе кими
    матдәнең эчке энергиясе арта

  8. 20°С температурада алынган 500 г су, 0°С температуралы бозга әйләнгәндә, күпме җылылык микъдары аерылып чыга? Әйләнә-тирәне җылытуга киткән энергияне исәпкә алмаска.

    4200 кДж
    207000 Дж
    165000 Дж
    42000 Дж

  9. Температурасы 120°С булган парны бүлмә температурасындагы суга керткәннән соң, эчке энергия

    парныкы да, суныкы да кимеде
    парныкы да, суныкы да артты
    парныкы кимеде, ә суныкы артты
    парныкы артты, ә суныкы кимеде

  10. 2 нче рәсемдә бозны җылыту вакытында, аның температурасының вакытка бәйлелек графигы күрсәтелгән. Боз эрү процессына графикта туры килә торган участок

    АВ
    BC
    CD
    DE

    


Рәсем №1

Рәсем №2