Тест №1

  1. Кулланучы "Химия" каталогы белән эшләгән. Иң элек ул бер дәрәҗә өскә күтәрелгән, аннары бер дәрәҗә аска төшкән, аннары тагын бер дәрәҗә аска төшкән. Нәтиҗәдә ул "C:\Гимназия\Предметлар\Информатика" каталогына кергән. Кулланучы эшли башлаган каталогның тулы юлын сайлагыз.

    C:\Гимназия\Предметлар\1 чирек\Химия
    C:\Химия
    C:\Гимназия\Предметлар\Химия
    C:\Гимназия\Химия

  2. 1 нче таблицада фотосурәт ясату бәяләре мәгълүмат базасының бер фрагменты китерелгән. Әлеге фрагментта ничә язма түбәндәге шартны канәгатьләндерә: (Киңлеге < 15) ҺӘМ (Төре=«аклы-каралы»)? Җавапта бер генә сан – эзләнелгән язмалар санын сайлагыз.

    2
    4
    5
    6

  3. 1 нче рәсемдә А, Б, В, Г, Д, Е, К шәһәрләрен тоташтыра торган юллар схемасы бирелгән. Һәр юл буенча бары тик ук белән күрсәтелгән юнәлештә бер якка гына хәрәкәт итәргә мөмкин. А шәһәреннән К шәһәренә барлыгы ничә төрле юл белән барып була?

    4
    5
    6
    7

  4. 2 нче таблицада “Дөньяның иң эре күлләре” мәгълүмат базасының бер фрагменты бирелгән. Бу фрагментта ничә язма (Материк = «Африка») ҺӘМ (Мәйдан (мең км2) > 30) шартын канәгатьләндерә? Җавапта бер генә сан – эзләнелгән язмалар санын сайлагыз.

    1
    2
    3
    4

  5. smile.ru серверында урнашкан https.txt файлына https протоколы буенча керәләр. Файл адресы фрагментлары А дан Ж га кадәр хәрефләр белән кодланган (2 нче рәсем). Интернет челтәрендә әлеге файл адресын кодлый торган хәрефләрнең тиешле эзлеклелектә язылганын сайлагыз.

    ГЖВДБАЕ
    АЖГЕБВД
    АЖВДБГЕ
    ВДБГЕЖА

  6. 64 Кбайт зурлыктагы файл секундына 4096 бит тизлек белән тапшырыла. Шуның кадәр үк вакыт сарыф итеп секундына 256 бит тизлектәге башка тоташу аша нинди зурлыктагы файл (Кбайтларда) тапшырып булуын ачыклагыз.

    1024
    4096
    4
    16384

  7. Билгеле бер каталогта “Гомуми” дип исемләнгән файл саклана, аның тулы исеме – “D:\Фото\2012\Гомуми”. Кулланучы әлеге каталогтан ике дәрәҗә өскә күтәрелгән, “9 класс” дип исемләнгән каталог төзегән һәм бу каталогка “Гомуми” дип исемләнгән файлны күчергән. Күчергәннән соң файлның тулы исеме ничек булып үзгәргән?

    D:\Фото\9 класс\Гомуми
    D:\2012\9 класс\Гомуми
    D:\Фото\2012\9 класс\Гомуми
    D:\9 класс\Гомуми

  8. 147 санын унарлы санау системасыннан икешәрле санау системасына күчерегез. Килеп чыккан санда ничә 1 цифрасы бар?

    1
    2
    3
    4

  9. 3 нче таблицада электрон таблица фрагменты бирелгән, аның беренче юлында саннар, ә икенче юлында формулалар язылган. A2:D2 күзәнәкләре диапазоны кыйммәтләре буенча хисаплау башкарганнан соң 3 нче рәсемдә сурәтләнгән түгәрәк диаграмма килеп чыксын өчен, А2 күзәнәгенә түбәндә бирелгән формулаларның кайсысын язарга кирәк:

    =A1+C1
    =A1–1
    =(B1+D1)/2
    =B1–A1

  10. Икешәрле санау системасындагы 1110011 санын унарлы санау системасына күчергәч килеп чыккан санны ачыклагыз.

    15
    51
    115
    151

    


Таблица №1

Рәсем №1

Таблица №2

Рәсем №2

Таблица №3

Рәсем №3