Текст строки заголовка

Тест №2.

  1. Түбәндәге фразеологизмнарның кайсысы "бик кадерләп, иркәләп, саклап" мәгънәсен белдерә?

    Өф итеп кенә
    Кәкре каенга терәтү
    Авыз пешү
    Иш янына куш

  2. Башкала, кулъяулык сүзләре ... ясалган.

    сүзгә яңа мәгънә өстәп
    сүзләргә кушымчалар өстәп
    сүзләрне кушып
    ике сүзне теркәп

  3. Санның төркемчәсен билгеләгез: 14,5

    бүлем саны
    чама саны
    микъдар саны
    тәртип саны

  4. Сөйләм оешуда беренче дәрәҗәдәге рольне…

    аныклаулы мөнәсәбәт үти
    хәбәрлекле мөнәсәбәт үти
    ачыклаулы мөнәсәбәт үти
    алда язылганнар барысы бергә үти

  5. Җөмләдәге кереш сүзнең нинди мөнәсәбәт белдерүен ачыклагыз. Хәер, әти-әни һәркемгә дә газиз, алар яхшыга-яманга аерыла да алмый торганнардыр. (Ф.Сафин)

    фикер чыганагын
    фикернең шиксез булуын
    әйтелгән фикердән кире чигенүне
    фикерне санау тәртибен

  6. Нинди принциптан чыгып, җөмләләрне тулы һәм ким дип төркемлиләр?

    хәбәрлек үзәген оештыручы баш кисәкләрнең саныннан чыгып
    иярчен кисәкләрнең булу-булмавыннан чыгып
    хәбәрлек үзәгенең санына карап
    мәгънә тулылыгы өчен кирәк булган кисәкләрнең булу-булмавыннан чыгып

  7. Кайсы очракта сүзләрнең язылышы дөрес?

    Халыкара кызыл Хач һәм кызыл Ай җәмгыяте
    Халыкара Кызыл Хач һәм Кызыл Ай Җәмгыяте
    Халыкара кызыл Хач һәм кызыл Ай Җәмгыяте
    Халыкара Кызыл Хач һәм Кызыл Ай җәмгыяте

  8. Калын төрләнешкә керүче сүзне билгеләгез

    җөмһүрият
    мәдәният
    шигърият
    нәшрият

  9. Гыйльметдин халык телендә ( ) Белорусь ( ) дип кенә аталган ( ) җен арбасын ( ) иярли ( ) ди (Ф. Сафин) Җәяләр эченә нинди тыныш билгеләре куела?

    куштырнак, куштырнак, өтер
    куштырнак, җәя, өтер
    куштырнак куелмый, өтер
    куштырнак, куштырнак, өтер куелмый

  10. 1 нче рәсемдәге текстны укыгыз. Стилистик фигура буларак, кабатлау кайсы җөмләләрдә бирелгән?

    3, 5, 8
    1, 4, 9
    3, 6, 8
    2, 3, 5

    


Рәсем №1