Текст строки заголовка

Тест №3. Матдә.

  1. 1 нче рәсемдәге тозлар классына кергән һәр ике матдәне сайлагыз:

    1
    2
    3
    4

  2. 2 нче рәсемдәге кайсы элементларның атомнары бертигез электроннар катламына ия?

    1
    2
    3
    4

  3. Химик элементларның кайсы рәтендә аларга туры килгән гади мәтдәләрнең металл үзлекләре арта?

    натрий → магний → алюминий
    литий → натрий → калий
    кремний → фосфор → күкерт
    углерод → азот → күкерт

  4. 3 нче рәсемне карагыз һәм дөрес җавапны сайлагыз. Азот белән углерод атомнары кушылмаларда бер дәрәҗә оксидлаша:

    1
    2
    3
    4

  5. Чиста матдәләр һәм катнашмалар турындагы раслаулар дөресме? А. Беришле катнашма барлыкка китерә торган кисәкчәләрне лупа ярдәмендә күреп була. Б. Су һәм акбур порошогы катнашмасын фильтр аша уздырып аерып була.

    А гына дөрес
    Б гына дөрес
    Икесе дә дөрес
    Икесе дә дөрес түгел

  6. Химик лабораториядә куркынычсызлык кагыйдәләрен саклап эшләү турындагы раслаулар дөресме? А. Кайный торган эремәле савытка өстән карарга ярамый. Б. Органик эретмәләрне ачык утта җылытырга ярамый.

    А гына дөрес
    Б гына дөрес
    Ике раслау да дөрес
    Ике раслау да дөрес түгел

  7. Чиста матдәләр һәм катнашмалар һәм аларны аерып алу турындагы раслаулар дөресме? А. Чиста матдәләрнең составы даими була. Б. Аш тозы белән елга комы катнашмасын су кушып, аннан соң фильтр аша уздыру һәм кайнату юлы белән аерып була.

    А гына дөрес
    Б гына дөрес
    Ике раслау да дөрес
    Ике раслау да дөрес түгел

  8. Лаборатория савытларын һәм җиһазларын билгеләү турындагы раслау дөресме? А. Сыеклыкның күләмен үлчәү өчен үлчәү цилиндры кулланалар. Б. Килесаплы киле каты матдәләрне ваклау өчен кулланыла.

    А гына дөрес
    Б гына дөрес
    Ике раслау да дөрес
    Ике раслау да дөрес түгел

  9. Көнкүреш химиясе препаратларының сәламәтлеккә зыяны һәм куллану кагыйдәләре турындагы раслаулар дөресме? А. Кер порошогын савыт-саба юу өчен кулланырга ярамый. Б. Составында хлор булган дезинфицияләү чаралары белән ябык ишекләр артында гына эшләргә кирәк.

    А гына дөрес
    Б гына дөрес
    Ике раслау да дөрес
    Ике раслау да дөрес түгел

  10. Катнашмаларны аеру юллары турындагы раслаулар дөресме? А. Елга комы һәм тимер йомычкасы катнашмасы аеру өчен магнит кулланып була. Б. Утырымны эремәдән аеру өчен фильтр кәгазе кулланырга мөмкин.

    А гына дөрес
    Б гына дөрес
    Ике раслау да дөрес
    Ике раслау да дөрес түгел

    


Рәсем №1

Рәсем №2

Рәсем №3