Текст строки заголовка

Тест №4. Матдә.

  1. Чиста матдәләр һәм катнашмалар турындагы раслаулар дөресме? А. Һава матдәләр катнашмасыннан гыйбарәт. Б. Нефть чиста матдәгә керә.

    А гына дөрес
    Б гына дөрес
    Ике раслау да дөрес
    Ике раслау да дөрес түгел

  2. Чиста матдәләр һәм катнашмалар турындагы раслаулар дөресме? А. Диңгез суы матдәләр катнашмасыннан гыйбарәт. Б. Озон чиста матдәгә керә.

    А гына дөрес
    Б гына дөрес
    Ике раслау да дөрес
    Ике раслау да дөрес түгел

  3. Химик лабораториядә куркынычсызлык кагыйдәләрен саклап эшләү турындагы раслаулар дөресме? А. Яна башлаган бензинны су белән сүндерәләр. Б. Зәһәр матдәләр эремәләре белән эшләгәндә саклык перчаткалары һәм күзлек кияргә кирәк.

    А гына дөрес
    Б гына дөрес
    Ике раслау да дөрес
    Ике раслау да дөрес түгел

  4. Химик лабораториядә куркынычсызлык кагыйдәләрен саклап эшләү турындагы раслаулар дөресме? А. Аш тозы эремәсе салынган пробирканы җылытканда саклагыч күзлек кияргә кирәк. Б. Бакыр купоросын шешәдән пробиркага салу өчен резин перчаткалар кияргә кирәк.

    А гына дөрес
    Б гына дөрес
    Ике раслау да дөрес
    Ике раслау да дөрес түгел

  5. Чиста матдәләр һәм катнашмалар турындагы раслаулар дөресме? А. Чишмә суы чиста матдәләргә керә. Б. Графит матдәләр катнашмасыннан гыйбарәт.

    А гына дөрес
    Б гына дөрес
    Икесе дә дөрес
    Икесе дә дөрес түгел

  6. Чиста матдәләр һәм катнашмалар турындагы раслаулар дөресме? А. Алюминий чиста матдәләргә керә. Б. Төтен матдәләр катнашмасыннан гыйбарәт.

    А гына дөрес
    Б гына дөрес
    Ике раслау да дөрес
    Ике раслау да дөрес түгел

  7. Чиста матдәләр һәм катнашмалар турындагы раслаулар дөресме? А. Минераль cу чиста матдәләргә керә. Б. Ислемай матдәләр катнашмасыннан гыйбарәт.

    А гына дөрес
    Б гына дөрес
    Ике раслау да дөрес
    Ике раслау да дөрес түгел

  8. Лаборатория җиһазлары турындагы раслаулар дөресме? А. Каты матдәләрне ваклау өчен химик стакан кулланыла. Б. Үлчәү цилиндры сыеклыклар саклау өчен.

    А гына дөрес
    Б гына дөрес
    Ике раслау да дөрес
    Ике раслау да дөрес түгел

  9. Катнашмалар һәм юу матдәләре составы турындагы раслаулар дөресме? А. Аммиакның судагы эремәсе (нашатырь спирты) – беришле катнашма. Б. Савыт-сабадан майлы тапларны бетерү өчен селтеле юу чаралары куллану отышлы.

    А гына дөрес
    Б гына дөрес
    Ике раслау да дөрес
    Ике раслау да дөрес түгел

  10. Катнашмаларны аеру юллары һәм гигиена чараларының әһәмияте турындагы раслаулар дөресме? А. Күкерт һәм агач опилкалары катнашмасын суда эретү юлы белән аерып була. Б. Составында фтор ионнары булган теш пастасы теш эмален ныгыта.

    А гына дөрес
    Б гына дөрес
    Ике раслау да дөрес
    Ике раслау да дөрес түгел