Текст строки заголовка

Тест №4. Россия географиясе.

  1. Үзәк Россиядә ... эре чыганагы бар.

    табигый газның
    нефтьнең
    таш күмернең
    тимер рудасының

  2. Түбәндә санап кителгән кайсы диңгезнең акваториясе буйлап, Россия Федерациясенең диңгез Дәүләт чиге уза?

    Беринг
    Норвег
    Кызыл
    Төньяк

  3. Россия регионнарының кайсында көчле җир тетрәүләре булу ихтималы зур?

    Төньяк Җир утравы
    Кола ярымутравы
    Гыдан ярымутравы
    Сахалин утравы

  4. Санкт-Петербургтан бер төркем студентлар геологик практика узу өчен Россиядә генә түгел, бөтен дөньяда танылган тыюлыкларның берсенә баруны планлаштыралар. Аның территориясендә 200гә якын төр минералны очратырга мөмкин. Бу тыюлыкны «табигатьтәге музей» дип атыйлар. Алар түбәндә китерелгән тыюлыкларның кайсына баруны планлаштырганнар?

    Ильмень
    Гыдан
    Воронеж
    Оренбург

  5. Россиянең кайсы өлкәсендә көнбагыш культурасы үстерелә торган чәчүлек мәйданнары иң зурысы?

    Иванов
    Ростов
    Түбән Новгород
    Киров

  6. Россиядәге электростанцияләрнең кайсында электр энергиясенең иң күп өлеше җитештерелә?

    җылы
    гидравлик
    атом
    геотермаль

  7. Кайсы шәһәр суднолар төзү үзәге булып тора?

    Псков
    Смоленск
    Краснодар
    Түбән Новгород

  8. Кайсы шәһәр Россиянең “Алтын боҗра”сын («Золотое кольцо») төзегән шәһәрләр исемлегеннән?

    Воронеж
    Ярославль
    Тула
    Липецк

  9. Россия регионнарының кайсында халыкның уртача тыгызлыгы иң югары?

    Карелия Республикасы
    Мурманск өлкәсе
    Чуваш Республикасы
    Ненец автономияле округы

  10. Россиянең кайсы шәһәре эре промышленность үзәге булып тора?

    Ставрополь
    Тамбов
    Красноярск
    Рязань