Текст строки заголовка

Тест №4. Квант күренешләре

  1. γ-квант аерылып чыкканда

    төшнең масса һәм корылма саннары үзгәрми
    төшнең масса һәм корылма саннары арта
    төшнең масса саны үзгәрми, корылма саны арта
    төшнең масса саны арта, корылма саны үзгәрми

  2. 1 нче рәсемдә ике төш реакциясенең тигезләмәләре китерелгән. Аларның кайсысы β-таркалу реакциясе булып тора?

    бары тик А
    бары тик Б
    А да, Б да
    А да түгел, Б да түгел

  3. 2 нче рәсемдә төш реакциясе бирелгән. Бу реакция нәтиҗәсендә нинди Х кисәкчеге аерылып чыккан?

    α-кисәкчек
    β-кисәкчек
    нейтрон
    протон

  4. 3 нче рәсемдә ике төш реакциясенең тигезләмәләре китерелгән. Аларның кайсысы α-таркалу реакциясе булып тора?

    бары тик А
    бары тик Б
    А да, Б да
    А да түгел, Б да түгел

  5. Табигый радиоактивлыкны өйрәнгәндә нурланышның өч төре билгеле була: альфа-нурланыш (альфа-кисәкчекләр агымы), бета-нурланыш (бета-кисәкчекләр агымы) һәм гамма нурланыш. Бета-кисәкчек корылмасының тамгасы нинди һәм модуле нәрсәгә тигез?

    уңай һәм модуле буенча элементар корылмага тигез
    уңай һәм модуле буенча ике элементар корылмага тигез
    тискәре һәм модуле буенча элементар корылмага тигез
    бета-кисәкчекнең корылмасы юк

  6. Резерфорд тәҗрибәсендә α-кисәкчекләрнең күпчелек өлеше, фольга аша, турысызыклы траекториядән тайпылмыйча диярлек үтеп чыга, чөнки

    атом төше уңай корылмага ия
    электроннар тискәре корылмага ия
    атом төшләренең үлчәмнәре кечкенә (атом белән чагыштырганда)
    α-кисәкчекләрнең үлчәмнәре зур (атом төшләре белән чагыштырганда)

  7. Резерфордның атом моделе буенча атом ничек сурәтләнә?

    үлчәмнәре бик кечкенә булган электрик нейтраль булган бериш җисем буларак
    электроннар катламы белән чолгап алынган, протоннардан торган шар буларак
    эчендә электроннар булган, тоташ, бериш, уңай корылган шар буларак
    тирәсендә электроннар әйләнеп йөри торган, уңай корылган кечкенә төш буларак

  8. Радиоактив нурланышның кайсы төре уңай корылган кисәкчекләр агымыннан гыйбарәт?

    α-нурланыш
    β-нурланыш
    γ-нурланыш
    нейтронар агымы

  9. Төштән альфа-кисәкчек аерылып чыкканда, аның корылма саны үзгәрәме? Әгәр үзгәрсә – ничек?

    үзгәрми
    4 кә кими
    2 гә кими
    2 гә арта

  10. Радиоактив атомнарның башлангыч санының яртысы таркалган вакыт аралыгы - ярымтаркалу периоды дип атала. 4 нче рәсемдә радиоактив төшләр саны (N) үзгәрүенең вакытка (t) бәйлелек графигы бирелгән. Әлеге график буенча ярымтаркалу периоды

    10 с
    20 с
    30 с
    40 с

    


Рәсем №1

Рәсем №2

Рәсем №3

Рәсем №4